Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәхси йортта чыккан янгында 47 яшьлек хатын-кыз һәлак булган

Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тартканда саклану чаралары күрмәү. (Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Яшел Үзән районында шәхси йортта янгында 47 яшьлек хатын-кыз янып үлгән, йорт хуҗасының бите пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык...

Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тартканда саклану чаралары күрмәү.

(Казан, 29 апрель, "Татар-информ"). Яшел Үзән районында шәхси йортта янгында 47 яшьлек хатын-кыз янып үлгән, йорт хуҗасының бите пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә Васильево бистәсендәге Комаров урамында шәхси йорт януы турында хәбәр алынган. Урында коткаручыларны каршылаган күршеләре яна торган йорт эчендә спиртлы эчемлекләр куллангалый торган кешеләр барлыгын хәбәр иткән.

Янгынны 15 минутта сүндергәннәр. Йокы бүлмәсендә хуҗаның танышы - 47 яшьлек хатын-кызның көйгән гәүдәсен тапканнар.

Янгын нәтиҗәсендә 52 яшьлек хуҗаның бераз бите пешкән, ул госпитализацияләнүдән баш тарткан. Йортның 30 квадрат мәйдандагы өлеше янган.

Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тартканда саклану чаралары күрмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk