Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россия Евровидениедә катнашмаячак

Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә. (Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Европа вещание берлеге (EBU) моны рәсми рәвештә раслады. Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә. EBU хәбәр итүенчә, Россия Евровидение-2017 халыкара бәйгесендә катнаша алмый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә. "Евровидениененең Россия катнашучысы Юлия Самойловага Евровидение-2017 җыр бәйгесендә катнашу өчен Киев шәһәренә керү тыелганын раслап,...

Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). Европа вещание берлеге (EBU) моны рәсми рәвештә раслады. Россия ТВ бәйгене трансляцияләмәячәк тә. EBU хәбәр итүенчә, Россия Евровидение-2017 халыкара бәйгесендә катнаша алмый. Бу хакта INTERFAX.RU җиткерә.

"Евровидениененең Россия катнашучысы Юлия Самойловага Евровидение-2017 җыр бәйгесендә катнашу өчен Киев шәһәренә керү тыелганын раслап, EBU рәсми рәвештә "Беренче каналга" альтернатив ике вариант тәкъдим иткән. Әлеге тәкъдим Россиягә быел бәйгедә катнашу мөмкинлеген бирә. Тәкъдим шуннан гыйбарәт: спутник аша катнашу яки катнашучыны Украинага керъ тыелмаган артистка алыштыру.

Европа вещание берлеге "Беренче канал" тарафыннан ике тәкъдимнең дә кире кагылуын белдергән. Моннан тыш, канал бәйгене трансляцияләүне дә башкармаячак.

"Бу исә быел Россиянең әлеге бәйгедә катнашмаячагын белдерә. Без барлык 43 ил дә бәйгедә катнашуын теләгән идек һәм әлеге максаттан мөмкин булганның барысын да эшләдек", - дип билгеләп үтелгән белдерүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk