Район балалар китапханәсендә шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды
Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көне якынлашу уңаеннан, "Шигырь сөйлим туган телемдә" дип исемләнгән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста төрле яшьтәге район һәм авыл балалар бакчасыннан нәниләр катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова, төсле презентация ярдәмендә Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балаларны әлеге көннең әһәмиятле икәнлегенә...
Район балалар китапханәсендә Халыкара туган тел көне якынлашу уңаеннан, "Шигырь сөйлим туган телемдә" дип исемләнгән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста төрле яшьтәге район һәм авыл балалар бакчасыннан нәниләр катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова, төсле презентация ярдәмендә Халыкара туган тел көненең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, балаларны әлеге көннең әһәмиятле икәнлегенә төшендерде. Балалар татар язучылары Г.Тукай, Р.Корбан, Ш.Маннур, Х.Халиков шигырьләрен татар һәм рус телендә сәнгатьле итеп башкарды. Аларның чыгышын жюри әгъзалары бик игътибар белән тыңлаганнан соң, балаларның сөйләү үзенчәлекләрен, үз-үзләрен сәхнәдә тоту алымнарын исәпкә алып, урыннар билгеләде. Кукмара районының "Халыклар дуслыгы йорты" җитәкчесе Гөлнара Закирҗан кызы Гареева балаларны җиңүләре белән котлап, 4-5 яшьлек һәм 6 яшьлек балалар арасында I, II, III урыннарны яулаган һәм конкурста актив катнашкан балаларга грамоталар тапшырды. Конкурс соңында Г.Тукайның "Туган тел" дип исемләнгән җыры башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев