Пычак клубында шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды (фото)
Хәбәрләр

Пычак клубында шигырь сөйләүчеләр конкурсы узды (фото)

Балаларда шигърияткә, китапка кызыксыну уяту, мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләү осталыкларын үстерү максатыннан Пычак авылы клубында һәм китапханәсендә "Илгә шагыйрь кирәк, шигырь кирәк " дигән шигырь сөйләү конкурсы үткәрелде.

Бу конкурста балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, бик матур итеп шигырьләр сөйләделәр. Беренче урынга Гарифянова Миләүшә, икенче урынга Гилязова Ильвина, өченче урынга Закирова Сөмбелә чыкты."Шигырь - күңелемнең җаны, шигырь - сәнгатнең җаны " дигән китап күргәзмәсендә китаплар белән таныштырылды, китапларны кычкырып уку оештырылды. Балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте китапханәче Фирдәүсә Галимова.


Нет комментариев