Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәширдә янгын куркынычсызлыгы турында дәрес булды

Мәмәшир авылы китапханәсендә озайтылган көн группасына йөрүче укучылары белән "Уттан сак булыйк" исемле дәрес үткәрелде.

Дәреснең максаты янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белүне ныгыту; утның җылылык һәм яктылык чыганагы гына түгел, саксыз эш иткән очракта күп бәла-казаларга сәбәпче булуын төшендерү, ут һәм көнкүреш приборлары белән сак, дөрес эш итәргә, янгын вакытында үзеңне дөрес тотарга өйрәтүдән гыйбарәт иде.

Дәрестә шулай ук Күкшел янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтгалиев та катнашты. Ул үзенең чыгышында янгынга каршы саклык чараларын балаларга "Азбука безопасности", " Тревога в лесу" мультфильмнарын күрсәтеп анлатты. Шулай ук балалар Солтан. Шәмсинең "Ут хәйләсе" китабы белән дә танышты. Әкият буенча бергәләп фикер алышулар булды. Дәрес бик эчтәлекле үтте, балалар тема буенча бик күп мәгълүмат алды. Шулай ук аларның һәрберсенә пожар куркынычсызлыгы турында аңлатма кәгазе таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk