Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Мин – суперполицейский!» бәйгесенең җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар

Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр 30 майда - «Не боюсь бояться!» спектакле премьерасында тапшырылачак. (Казан, 24 май, "Татар-информ"). "Мин - суперполицейский!" әдәби бәйгесендә 300дән артык 1-4 сыйныф укучысы катнашты. Бәйге шартлары буенча балалар хикәя язарга тиеш иде. Әмма әсәрне "Мин суперполицейский булсам, дөньяны ничек коткарыр идемме..." җөмләсе белән башлау...

Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр 30 майда - «Не боюсь бояться!» спектакле премьерасында тапшырылачак.

(Казан, 24 май, "Татар-информ"). "Мин - суперполицейский!" әдәби бәйгесендә 300дән артык 1-4 сыйныф укучысы катнашты. Бәйге шартлары буенча балалар хикәя язарга тиеш иде. Әмма әсәрне "Мин суперполицейский булсам, дөньяны ничек коткарыр идемме..." җөмләсе белән башлау шарты куелган. Бу хакта әлеге министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурсны Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оештырган. Бәйге бу министрлык каршындагы Җәмәгать советы һәм "Изумрудный город" театры ярдәме белән Халыкара балаларны яклау көне алдыннан үтә.

Конкурска җибәрелгән эшләр төрле жанрда башкарылган. Араларында Сергей Михалков шигырьләре стилендә язылганы да, фантастик хикәяләр дә бар. Күп кенә катнашучылар полициядә эшләүче ата-аналарын тасвирлаган.

Республика жюри составына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, әлеге оешма каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары, "Изумрудный город" театры җитәкчесе Инна Барышева керде. Алар мәктәп укучыларының эшен өч критерий: үзенчәлекле идея, теманы ачу һәм авторның яшенә туры килгән язу стиле буенча карады.

Нәтиҗәдә, биш иң көчле авторның эше билгеләнеп, җиңүчеләргә өч призлы урын бирелде. Беренче урынга Казанның 32 нче мәктәбенең 2 "А" сыйныф укучысы Алсу Хурамшина лаек булган. Икенче урынны Әлмәттәге 25 нче "Татарстан нефтенең 70 еллыгы" исемендәге мәктәбеп укучысы Анна Маклова яулады. Өченче урынны 3 конкурсант бүлеште - Алексеевск районыннан Виктория Щурихина, Кукмара районынан Никита Бурцев, һәм Әлмәттән Тимур Хөсәенов.

Җиңүчеләргә махсус Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр - 30 майда «Не боюсь бояться!» спектакле премьерасында тапшырылачак. Әлеге тамашаны "Изумрудный город" театры балаларның җәйге каникулы башланыр алдыннан махсус әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев