Машина кемгә эләкте? Театраль Сабантуйның абсолют батыры билгеле
2017 елның театраль Сабан туе тәмам. Саба Лесхозында республикабызның төрле якларыннан килгән актерлар һәм театр хезмәткәрләре бәйрәм итте. Әлбәттә, һәр Сабантуйның төп соравы ул - кем батыр калды? 2017 ел батыры - Татарстанның атказанган артисты, "Әкият" татар дәүләт курчак театрыннан Юрий Чуктиев. Ул Әлмәт театрыннан килгән көрәшчене җиңеп, төп бүләккә...
2017 елның театраль Сабан туе тәмам. Саба Лесхозында республикабызның төрле якларыннан килгән актерлар һәм театр хезмәткәрләре бәйрәм итте.
Әлбәттә, һәр Сабантуйның төп соравы ул - кем батыр калды?
2017 ел батыры - Татарстанның атказанган артисты, "Әкият" татар дәүләт курчак театрыннан Юрий Чуктиев. Ул Әлмәт театрыннан килгән көрәшчене җиңеп, төп бүләккә автомобильгә ия булды. Дөрес, машинаны шундук тапшырмадылар, соңрак бирәчәкләр, мәйданда рәсемен генә бүләк иттеләр, дип хәбәр итә "Матбугат.ру" репортеры. Шулай ук Юрий Чуктиевка тәкә дә бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев