Реклама
Хәбәрләр
Лубянлылар бердәм булып "Татарстанның чиста урманнары" акциясенә кушылды
"Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе кысаларында 14 июньгә кадәр урманнарның санитар-экологик хәлен яхшырту чаралары үткәрелә. Бөтенроссия урман утырту көнендә Лубянны яшелләндерү өчен зур күләмле эш башкарылган - күмәк көч белән барлыгы 500гә якын агач, Лубян урманчылыгы һәм урман-техник көллияте коллективы тырышлыгы белән урманга 15 мең ылыслы агач үсентесе утыртылган. Шулай...
"Татарстанның чиста урманнары" республика акциясе кысаларында 14 июньгә кадәр урманнарның санитар-экологик хәлен яхшырту чаралары үткәрелә. Бөтенроссия урман утырту көнендә Лубянны яшелләндерү өчен зур күләмле эш башкарылган - күмәк көч белән барлыгы 500гә якын агач, Лубян урманчылыгы һәм урман-техник көллияте коллективы тырышлыгы белән урманга 15 мең ылыслы агач үсентесе утыртылган. Шулай ук барлык тирә-юнь тәртипкә китерелгән, рус-татар зираты янәшәсендәге территория чистартылган. Өмәдә 500ләп кеше катнашкан. Бу хакта Лубян урман-техник көллиятенең урманны саклау инженеры Ринат Байгобулов хәбәр итте.
фото: http://i-penza.ru/novosti-penzy/rezultaty-akci-chistyi-les.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев