Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлге клубында “Дуслыгыбыз белән көчле без!” дигән кичә үтте (фото)

Халкыбыз мирасы булган халык уеннарын искә төшерү, яшь буынга җиткерү, милли горурлык тәрбияләү максатыннан, Өлге авылы клубында балалар өчен "Дуслыгыбыз белән көчле без!" дип исемләнгән уеннар кичәсе узды. Кичәгә килгән балалар, татар халык киемнәрен киенеп, әби-бабалары уйнаган уеннарны уйнап күңел ачтылар. Балаларга бу бәйрәмдә "Гөлбану", "Ачык авыз", "Яулык яшерәм", "Түбәтәй",...

Халкыбыз мирасы булган халык уеннарын искә төшерү, яшь буынга җиткерү, милли горурлык тәрбияләү максатыннан, Өлге авылы клубында балалар өчен "Дуслыгыбыз белән көчле без!" дип исемләнгән уеннар кичәсе узды. Кичәгә килгән балалар, татар халык киемнәрен киенеп, әби-бабалары уйнаган уеннарны уйнап күңел ачтылар. Балаларга бу бәйрәмдә "Гөлбану", "Ачык авыз", "Яулык яшерәм", "Түбәтәй", "Капкалы" һәм заманча уеннар тәкъдим ителде. Балалар элеккеге уеннарны да бик яратып кабул иттеләр, мавыгып уйнадылар. Бәйрәм чәй өстәле артында уеннардан алган тәэсирләр белән уртаклашу, тәмле чәй белән сыйлану белән дәвам итте, дип яза "Наш Кукмор".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев