Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Өлге авылында Россия көнен билгеләп үттеләр (фото)

Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру

Өлге авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган уен-викторина үткәрелде. Чараның максаты - үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, Россиянең дәүләт символлары - гербын, әләмен, гимнын популярлаштыру, дәүләтебез тарихы турындагы белемнәрне арттыру. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, презентация карадылар. "Россия - минем Ватаным!" дигән стенд-күргәзмә белән таныштылар. "Мин Россия гражданины" һәм "Россия тарихы" дип исемләнгән бай эчтәлекле, төсле рәсемле, яңа китаплар аша балалар бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Чараның икенче өлешендә викторина уздырдык. Ике команда: "Умники" һәм "Знатоки" командалары катнашты. Балалар бик тырыштылар, конкурсларда актив катнаштылар, сорауларга бик җиңел җавап бирделәр. Балаларның җавапларыннан аларның тарихи үткәнебезгә битараф булмаулары, дәүләт символлары хакында бай мәгълүматлы булулары ачыкланды, дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk