Шушы көннәрдә ЮХИДИ бинасы янында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең картинг буенча чемпионаты узды. Әлеге чара автомобильчеләр һәм Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга һәм Кубокка район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев ия булды. Икенче урында - ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, 3 урында - бүлекнең тыл начальнигы вазыйфаларын башкаручы Марс Хисмәтуллин. Җиңүчеләргә медальләр, грамоталар тапшырылды. Чара соңында һәркем кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Нет комментариев