Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз белән очрашты (+фото)

Яр Чаллы шәһәрендә Кукмара-Саба районнарының "Якташлар җәмгыяте"нең очрашуы булды. Әлеге чарада Кукмарадан күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Җиһаншина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Баһаветдинова, Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Хөсәеновалар да катнашты. -Очрашуга районыбызның Нырты, Янил, Зур Сәрдек һәм башка авылларыннан якташларыбыз җыйналган иде, - ди Зөмәрә...

Яр Чаллы шәһәрендә Кукмара-Саба районнарының "Якташлар җәмгыяте"нең очрашуы булды. Әлеге чарада Кукмарадан күппрофильле лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөмәрә Җиһаншина, башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Баһаветдинова, Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәре Рәмзия Хөсәеновалар да катнашты.

-Очрашуга районыбызның Нырты, Янил, Зур Сәрдек һәм башка авылларыннан якташларыбыз җыйналган иде, - ди Зөмәрә Җиһаншина. - Без аларга Кукмара турындагы китаплар бүләк иттек. Якташлар очрашуыннан күңелебез булып, рухи азык туплап кайттык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев