Кукмаралы иптәше белән сүзгә килеп аны үтергәнче кыйнаган
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 8 июнь көнне үзенең фатирында кыйналу эзләре булган 50 яшьлек ир-ат мәете табыла.
Полиция хезмәткәрләре шул ук көнне элек хөкем ителгән 66 яшьлек Кукмарада яшәүче шикле кешене тоткарлыйлар. Тикшерү барышында әлеге җинаятьнең 7 июнь төнендә спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң эшләнелгәне ачыклана.
Җинаять кодексының 111нче маддәсе 4нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев