Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада Универсиаданы "каршыладылар" (+фоторепортаж)

Хәерле көн, хөрмәтле "Хезмәт даны" сайты! Бездә күптән түгел узган "Универсиаданы каршылап" дигән чара узган иде, шул уңайдан бераз комментарий һәм фоторепортажыбызны тәкъдим итәсе килә. Бәйрәм чарасы тантаналы линейка директорыбыз Васыйл Касыймовның котлау сүзләре белән башланып китте. Ел буе үзен һәрьяклап күрсәтә алган укучыларга мактау грамоталары тапшырылды. Безнең гимназиядә югары...

Хәерле көн, хөрмәтле "Хезмәт даны" сайты! Бездә күптән түгел узган "Универсиаданы каршылап" дигән чара узган иде, шул уңайдан бераз комментарий һәм фоторепортажыбызны тәкъдим итәсе килә.

Бәйрәм чарасы тантаналы линейка директорыбыз Васыйл Касыймовның котлау сүзләре белән башланып китте. Ел буе үзен һәрьяклап күрсәтә алган укучыларга мактау грамоталары тапшырылды.

Безнең гимназиядә югары күрсәткечләгә ирешкән бихисап спортчылар исәпләнә, аларны да котлап киттеләр. Спортчылар исә үзләренең диплом-медальләрен күрсәтеп, башка укучылар белән уртаклаштылар.

Бәйрәмнең дәвамы булып - спорт ярышлары, милли уеннар, концерт программасы һәм мәктәп кафесында сыйлану булды.

Җиңүчеләргә килгәндә, милли көрәш буенча менә кемнәр лаек булдылар:

1 урын - Фәйзрахманов Рәзил. 9б сыйныф укучысы, күп тапкырлар республика, Россия чемпионы.

2 урын - Әкбәров Илүз, 9а сыйныф укучысы.

3 урын - Биккинин Динар, 8 сыйныф укучысы.

Шулай ук без Гөлназ Гарифҗанова, Алия Баһаветдинова, Айгөл Ибраһимова, Вероника Маякова, Камилә ГАдиева, 2, 4, 6 сыйныф укучыларының бию төркемнәре белән горурланабыз.

Без Чыңгыз Айтматов исемендәге гимназия №1 дирекциясе әлеге күңелле чараны уздыруда һәм оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен әти-әниләргә, укытучыларга, укучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара универсиада беренче гимназия

erid: 2VtzqxWHLUk