14 марттан 25 мартка кадәр "Кайда үлем белән сату иткәннәрен хәбәр ит!" дигән ведомствоара Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы үткәрелә. Аның максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм медицина максатыннан тыш кулланышына каршы торуга киң җәмәгатьчелекне тарту, наркотикларның килү каналларын ябу, җитештерү, сату һәм куллануны пропагандалаучы затларны һәм Интернет-сайтларны ачыклау,...
14 марттан 25 мартка кадәр "Кайда үлем белән сату иткәннәрен хәбәр ит!" дигән ведомствоара Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы үткәрелә. Аның максаты - наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм медицина максатыннан тыш кулланышына каршы торуга киң җәмәгатьчелекне тарту, наркотикларның килү каналларын ябу, җитештерү, сату һәм куллануны пропагандалаучы затларны һәм Интернет-сайтларны ачыклау, шулай ук яшүсмерләрне җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итүчеләргә чик кую.
Район эчке эшләр бүлегенең 02, 2-70-80 ышаныч телефоннарына шалтыратып, түбәндәге мәгълүматларны җиткерергә мөмкин:
- наркотикларны куллану, тарату-сатуны пропагандалауга кагылышлы сайтлар турында; наркотикка бәйлелекне дәвалау һәм тернәкләндерү; наркотик һәм психотроп матдәләрне сату фактлары; наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән; "ак үлем"нең яңа төрләре хакында.
Анонимлык һәм сер саклау гарантияләнә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев