Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр" дигән төбәкара конференция уза

Конференциядә Кукмара һәм Саба районы укытучылары, Казан федераль университеты галимнәре катнаша.

(Кукмара, Зур Сәрдек, 26 гыйнвар, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Бүген Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә "Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уза. Чарада Кукмара һәм Саба районы укытучылары, Казан федераль университеты галимнәре катнаша.

Конференциянең пленар утырышы башланганчы, килгән кунаклар кул эшләре күргәзмәсе белән танышты, музейга экскурсия кылды. Аннан соң сочинение язарга әзерлек, телгә өйрәтүдә практик гамәлләр куллану, картина буенча сочинение язу кебек мастер-классларда катнаштылар.

Конференциянең пленар утырышын Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Роберт Мансуров ачты.

"Бүгенге җыелуыбыз бик урынлы һәм шушындый мизгелдә бик кирәкле сөйләшү", - диде ул конференциянең мөһимлеген күрсәтеп.

Гимназия директоры Фидаил Галиуллин мәктәп тормышы белән таныштырды.

"Зур Сәрдек гимназиясе районның база мәктәбе булып тора. Укучыларда үзаң тәрбияләү, рухи мәдәниятне үстерү, үз халкыңның мәдәниятенә мәхәббәт уяту, укыту-тәрбия эшендә төп юнәлешләр",- дип сөйләде җитәкче.

Гимназиядә 368 укучы белем ала. 61 педагог эшли. Укытучыларның 12се югары квалификацияле, 31е беренче квалификацион дәрәҗәгә ия. Коллективта 7 яшь педагог бар.

Кукмара районының Зур Сәрдек авылында беренче мәктәп 1913 елда ачылган. Аңа татар мәгърифәтчесе Сәгыйть Сүнчәләй нигез салган.

Гимназия 2009 елда РФ Президенты грантына ия булган. 2017 елда гимназия коллективы, милли белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының миллион сумлык грантына лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев