Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада алдынгылар слеты үткәрелде (фоторепортаж)

Кукмара муниципаль районының алдынгылар слеты үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. - Кукмаралылар - һөнәрле, тырыш халык. Бу аларга Союз таркалган 90нчы елларда да үз эшен ачып җибәреп, нык аякта басып калырга ярдәм итте. Республикабыз Россиянең сөт короле булса, Кукмараны Татарстанның сөт короле...

Кукмара муниципаль районының алдынгылар слеты үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.
- Кукмаралылар - һөнәрле, тырыш халык. Бу аларга Союз таркалган 90нчы елларда да үз эшен ачып җибәреп, нык аякта басып калырга ярдәм итте. Республикабыз Россиянең сөт короле булса, Кукмараны Татарстанның сөт короле дияргә мөмкин, чөнки тәүлеккә 200 тоннадан күбрәк сөт җитештереп, алдынгылар сафында барасыз. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә,- диде ул үз чыгышында һәм Агросәнәгать системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен түбәндәге хезмәт батырларына министрлыкның Мактау грамоталарын тапшырды.
Рузания Галләмова, "Урал" хуҗалыгы, сыер савучы;
Екатерина Баширова, "Әсәнбаш-Агро" хуҗалыгы, сыер савучы;
Нургали Тимергалиев, Вахитов исемендәге, комбайнчы;
Расим Хәбибуллин, Кукмара ветеринария берләшмәсе, мал табибы.
Гөлгенә ШӘРИПОВА, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев