Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 54 кеше хайваннардан зарар күргән

Роспотребнадзорның Кукмара төбәк бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрель, май айларында йогышлы авырулар турында 155 хәбәр алынган. Эчәк инфекциясе белән - 2, "җил чәчәге" белән - 11, туберкулез белән - 1, сифилис белән -, гонококк инфекциясе белән - 5, ОРВИ белән - 304, грипп белән - 1, пневмония белән - 11,...

Роспотребнадзорның Кукмара төбәк бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, апрель, май айларында йогышлы авырулар турында 155 хәбәр алынган. Эчәк инфекциясе белән - 2, "җил чәчәге" белән - 11, туберкулез белән - 1, сифилис белән -, гонококк инфекциясе белән - 5, ОРВИ белән - 304, грипп белән - 1, пневмония белән - 11, микроспория белән - 2, корчаңгы белән - 2, паразитар авырулар белән - 7 кеше авырган .

Хайваннардан 54 кеше (алардан 9ы - кыргый хайваннар) зарар күргән. Эшкәртелергә тиешле объектларда дезинфекция эше үзвакытында башкарылган. 99 объект профилактик яктан эшкәртелгән, шул исәптән кимерүчеләргә карата 121166 квадрат метр мәйданда, дымлы дезинфекция 3100 квадрат метр мәйданда ясалган.

Бу вакыт эчендә 9 кеше химик матдәләр белән, шул исәптән медикаментлар белән 2 кеше, кыргый үлән орлыклары (клещевина ) белән - 3, уксус кислотасы белән - 1, юу средсвосы белән -1, сөрем газы белән 2 кеше агуланган. 1 кеше - сөрем газы, 1 кеше этил спирты белән агуланып үлгән.

24 урындагы һәм физик затка административ чара күрелеп, алар 36000 сумлык штрафка тартылган. Административ хокук бозулар турындагы 2 материал район судына, 1се мировой судка тапшырылган.

фото: o6oi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk