Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 38 яшьлек ир-ат мошенниклар тозагына эләккән

10 сентябрь көнне район эчке эшләр бүлегенә 1978 елгы Кукмара районы кешесеннән "Сбербанк" карталарыннан 77 мең сум акчасы югалу хакында гариза керә. -Хәл болайрак була: 9 сентябрьдә, кичке сәгать сигезләр тирәсендә райондашыбызның кәрәзле телефонына: "VISA картасының счеты юк ителде, ашыгыч рәвештә күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз" дигән эчтәлектәге СМС-хәбәр килә, - ди...

10 сентябрь көнне район эчке эшләр бүлегенә 1978 елгы Кукмара районы кешесеннән "Сбербанк" карталарыннан 77 мең сум акчасы югалу хакында гариза керә.

-Хәл болайрак була: 9 сентябрьдә, кичке сәгать сигезләр тирәсендә райондашыбызның кәрәзле телефонына: "VISA картасының счеты юк ителде, ашыгыч рәвештә күрсәтелгән номерга шалтыратыгыз" дигән эчтәлектәге СМС-хәбәр килә, - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. - Икенче көнне көндезге сәгать икенче яртыларда 38 яшьлек ир-егет күрсәтелгән номерга шалтырата, трубканы хатын-кыз ала һәм телефонны тиз арада "иминлекне тәэмин итү" хезмәткәренә бирә. Үзен Завьялов Дмитрий Сергеевич дип таныштырган ир кеше: "Сезнең исәп-хисап счетыннан акча урламакчы булганнар, әмма без моны үзвакытында туктатып кала алдык. Акчалар алга таба югалмасын өчен якындагы банкоматка барырга һәм без әйткән күрсәтмәләрне үтәргә кирәк", - ди. Райондашыбыз кәрәзле телефон аша җиткерелгән һәр күрсәтмәне тиешенчә башкара. Онлайн-хезмәт аша билгесез банк картасына иң элек 50 мең сум, "Саклык банкы"ның тагын бер картасы булуын әйткәннән соң анысыннан да 27 мең сум акчасын күчерә. Мошенник акчаларны күчергәннән соң бер тәүлек көтәргә, бары тик шуннан соң гына файдаланырга мөмкин дип тә искәртергә онытмыйлар. Полиция хезмәткәрләре каракның эзенә төшү өчен оператив эзләү эшләре алып баралар. Хәзерге вакытта СМС-хәбәр юллаган телефон номерының Самара өлкәсендә теркәлгән булуы ачыкланды.

Мондый хәлләргә тарымас өчен СМС-хәбәрдә күрсәтелгән телефон номерына түгел, ә банкның үзенә шалтыратырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев