Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның Ленин бакчасында кәҗәләр “ял итә” (фото)

Кукмара көннән-көн үсә, матурлана. Яңа юллар, тротуарлар, ял парклары - барысы да халык өчен! Тик менә булганны саклап тота беләбезме соң?! Сүзебез поселок үзәгендәге Ленин бакчасы хакында. Аны бүген кәҗәләр көтүе "басып" алган иде. Әле кайчан гына әлеге ял паркына газон печәне чәчелгән, агач-куаклар утыртылган иде, бүген исә сакалбайлар рәхәтләнеп...

Кукмара көннән-көн үсә, матурлана. Яңа юллар, тротуарлар, ял парклары - барысы да халык өчен! Тик менә булганны саклап тота беләбезме соң?! Сүзебез поселок үзәгендәге Ленин бакчасы хакында. Аны бүген кәҗәләр көтүе "басып" алган иде. Әле кайчан гына әлеге ял паркына газон печәне чәчелгән, агач-куаклар утыртылган иде, бүген исә сакалбайлар рәхәтләнеп агач-куакларның очларын кимереп, яшел хәтфә печән ашап йөриләр. Кәҗә асраучылар үз малларын алга таба да бу рәвешле иректә йөртсәләр, тиздән поселокта күпме кеше тырышлыгы белән утыртылган агач үсентеләреннән берни калмаска мөмкин.

Үз хуҗалыкларында кәҗә тотучылар! Әгәр кәҗә асрыйсыз икән, аны иреккә чыгарып йөртмичә, арканлап куюыгызны, я булмаса абзарда тотуыгызны сорыйбыз.

Элвира Мөбарәкшина, Гөлия Нуриева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев