Кукмара яшьләре берәүнең сумкасын талап алган
26 марттан 1 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 54 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 3се җинаятьләр турында. -27 мартта, сәг.21.20 тирәсендә, 28 яшьлек Күкшел кешесе авылдашының өендә, кулына пычак тотып, аңа үтерү белән яный. -полиция хезмәткәрләре тарафыннан 2016 елның 18 маенда, якынча сәг.12.00ләрдә, Күкшел кешесенең авылдашының өеннән...
26 марттан 1 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 54 гариза һәм хәбәр теркәлгән, шуларның 3се җинаятьләр турында.
-27 мартта, сәг.21.20 тирәсендә, 28 яшьлек Күкшел кешесе авылдашының өендә, кулына пычак тотып, аңа үтерү белән яный.
-полиция хезмәткәрләре тарафыннан 2016 елның 18 маенда, якынча сәг.12.00ләрдә, Күкшел кешесенең авылдашының өеннән 3 мең сум акча урлавы ачыкланган.
-1 апрельдә, якынча сәг.23.55тә, Кукмарада яшәүче өч яшь кеше поселокның Ленин урамындагы кафе янында берәүнең сумкасын талап алалар. Сумкада акча һәм документлар була.
Әлеге чорда район территориясендә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, төрле хокук бозулар өчен 105 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Чыганак: http://kukmor-ovd.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев