Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара суд приставлары капка-коймаларга да арест сала

Кукмара суд приставлары шәхси хуҗалыкларның капкаларына һәм коймаларына арест сала башлаган. Агымдагы елның 15 июлендә суд приставы берәүнең займ килешүе буенча 126 мең 600 сум акча әҗәте булуын ачыклаган һәм аның йортына барган. Биредә исә исәпкә алырлык милек тапмагач, суд приставы йорт хуҗасының капкасы, коймасы, капка төбендәге тимер эскәмиясе һәм...

Кукмара суд приставлары шәхси хуҗалыкларның капкаларына һәм коймаларына арест сала башлаган. Агымдагы елның 15 июлендә суд приставы берәүнең займ килешүе буенча 126 мең 600 сум акча әҗәте булуын ачыклаган һәм аның йортына барган. Биредә исә исәпкә алырлык милек тапмагач, суд приставы йорт хуҗасының капкасы, коймасы, капка төбендәге тимер эскәмиясе һәм гараж капкасына арест салган.
Бер атнадан суд приставы икенче бер кешенең капкасы, койма сеткасы, гараж капкасы һәм спутник антеннасына арест ясаган. Әлеге кешенең әҗәте 4 миллион сум тәшкил иткән, ул суд приставлары чакырган очрашуларга бармаган. Әҗәтләрен кире кайтармаган очракта, алар арестка алынган милекләреннән дә колак кагарга мөмкиннәр, дип хәбәр итә Татарстан Рсепубликасы буенча суд приставлары эшләренең федераль идарәсе.

фото: http://trud-ost.ru/?p=137346

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk