Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара өстендә куе-кара болытлар куера

Бүген Кукмара районы күгендә болытлы һава, хәзер явам-явам дип кенә тора . Әмма әлегә районыбыз авылларының берсендә дә явым-төшем булмаган. -Кичә печәнне дә кертеп бетердек, Аллаһка шөкер! Ике бакчада берьюлы люцерна чапкан идек, ике машина алып кайтып аудардык. Төне буе печәнлеккә ташып өйдек. Күршеләрдә дә печән өсте кичә бетте. Инде...

Бүген Кукмара районы күгендә болытлы һава, хәзер явам-явам дип кенә тора . Әмма әлегә районыбыз авылларының берсендә дә явым-төшем булмаган.

-Кичә печәнне дә кертеп бетердек, Аллаһка шөкер! Ике бакчада берьюлы люцерна чапкан идек, ике машина алып кайтып аудардык. Төне буе печәнлеккә ташып өйдек. Күршеләрдә дә печән өсте кичә бетте. Инде яугыр яуса да була, бәрәңгеләргә бик кирәк. Тиздән аларның да төпләрен өясе бит, - ди Сазтамакта яшәүче хуҗабикә Рәхилә Хәмитова.

Әйе, яңгыры да, кояшы да кирәк җәйдә. Әмма хәзер бераз яңгыр явып алса да, авыл халкы әйтмешли, файдага гына булыр иде.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, бүгеннән Кукмарада бераз салкынайтып, көннәр яңгырга китрәргә мөмкин...

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара яңгыр болыт

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X