Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районының шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Законы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗАКОНЫ Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2017 елның 17 апрелендә кабул ителде 1 статья Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын әлеге шәһәр тибындагы поселок халкының тавыш бирүдә белдерелгән ризалыгы нигезендә Кукмара шәһәре...

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЗАКОНЫ

Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын үзгәртү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан 2017 елның 17 апрелендә кабул ителде

1 статья

Кукмара районының Кукмара шәһәр тибындагы поселогын әлеге шәһәр тибындагы поселок халкының тавыш бирүдә белдерелгән ризалыгы нигезендә Кукмара шәһәре итеп үзгәртергә.

2 статья

"Татарстан Республикасында суд участокларын төзү һәм җәмәгать судьялары урыннарын булдыру турында" 2000 елның 31 маендагы 177 номерлы Татарстан Республикасы Законы кушымтасының 23 пунктындагы икенче абзацына (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2000, № 6 (5); 2007, № 11; 2010, № 10 (II өлеш); 2011, № 8 (I өлеш); 2013, № 3, № 6 (II өлеш), "шәһәр тибындагы поселогы" сүзләрен "шәһәре" сүзенә алмаштырып, үзгәреш кертергә.

3 статья

"Кукмара муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 27-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына (Татарстан Дәүләт Советы Җыелма басмасы, 2005, № 1 (II өлеш); 2008, № 12 (IV өлеш); 2010, № 5 (I өлеш); 2014, № 11 (III өлеш) түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1) 1 статьяның өченче абзацында "шәһәр тибындагы поселогын" сүзләрен "шәһәрен" сүзенә алмаштырырга;

2) 2 статьяда "шәһәр тибындагы поселогы" сүзләрен "шәһәре" сүзенә алмаштырырга.

4 статья

Әлеге Закон рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев