Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара район суды рәисе Марат Муратшин белән әңгәмә

3 декабрь - Юристлар көне Юристларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Кукмара район суды рәисе Марат Муратшин белән әңгәмә кордык.

-Марат Рөстәмевич, бу һөнәрне сайларга сезне ни этәрде?

-Бу сорауны миңа еш бирәләр. Конкурс процедуралары, квалификация коллегияләре үткәндә дә. Һәр эшнең, һәр һөнәрнең үз биеклеге бар. Беренчедән, юристның һөнәри эшчәнлегенең югары баскычы булып хөкемдар вазыйфасы санала. Бу - профессиональлеккә бәя дигән сүз. Икенчедән, бу - катлаулы, җаваплы, тынгысыз һәм бер үк вакытта кызыклы эш. Хөкемдар вазыйфасына кандидат сайлап алуда бик кырыс һәм билгеле бер таләпләр бар. Хөкемдар кәнәфиенә утырганчы, аның югары юридик белеме, ким дигәндә биш еллык юридик стажы, "чиста" биографиясе ( хөкемгә тартылмаган һәм башкалар) булырга тиеш.

-Үзегезнең тәүге хөкем карарын хәтерлисезме?

-Бу сорауга шунда ук җавап бирә алмыйм. Хөкемдар булып эшләгән чорымда кызыклы һәм катлаулы гражданлык, җинаять һәм административ эшләр күп булды. Истә калганы (беренчесе түгелдер, бәлки) - Аксубай район судында каралган эш. Ул 44 томнан тора иде: алты гаепләнүче, шул исәптән берсе балигъ булмаган яшьтә, бер хатын-кыз һәм дүрт ир. Алар дүрт район җирендә 33 тапкыр мал урлаганнар. Ягъни бу төркем өч ел дәвамында урлашу белән шөгыльләнгән. Сарыклардан башлап, атлар һәм мөгезле эре терлекләргә кадәр. Бу төркемнең биш әгъзасы зур срокларга хөкем ителделәр. Хөкем карарының күләме 140 биттән торды. 25 зыян күрүчедән, 100гә якын шаһиттән сораулар алынды. Узган ел Кукмарада гадәти булмаган эш булды: без Сүриядә ил башлыгы Бәшәр Асад армиясенә каршы көрәшүче законсыз хәрби көчләрдә ялланып катнашкан кешене хөкем иттек. Ул Төркия-Сүрия чиген үтеп, сугышчыларны әзерләү үзәгенә эләккән. Безнең махсус хезмәтләр аны кайтканда тоткарлаган. Хөкем ителеп, ул сигез елга ирегеннән мәхрүм ителде.

-"Җәзаларга ярамый кичерергә" дигән сүзләр бар. Сезнең эштә бер өтер кешенең язмышын хәл итәргә мөмкин. Хәлнең асылына төшенергә өлгерәсезме?

-2016 елда Кукмара район судының эше республика буенча иң күбе булды. Хөкем карары чыгарганда эшнең барлык материалларын өйрәнергә, дөрес итеп классификацияләргә һәм дөрес карар чыгарырга кирәк. Соңгы өч елда республиканың Югары суды Кукмара район судының бер генә карарын да кире какмады һәм үзгәртмәде. Шикаятьләр күп, бу вакыт эчендә егермедән артык карар өстеннән шикаять бирелде, аларның берсе дә канәгатьләндерелмәде. Бу безнең хөкемдарларның сыйфатлы хезмәте турында сөйли. Барлык эштәге кебек бездә дә сроклар бар. Эшләр нигезле срокларда каралырга тиеш. Әлбәттә, вакыт таләп иткәннәре дә бар. Барысы да эшнең никадәр авыр булуыннан тора. Әмма без һәрберсенә игътибарлы булырга һәм гадел, законлы карар чыгарырга тиеш. Законлылык, нигезле сроклар, ачыктан-ачыклык - судның төп өстенлекләре.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев