Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара музее хезмәткәрләре Өлгедә яшәүче Хатирә апа һәм Мөбарәкҗан абый Салиховларның хәлләрен белде

Бөек Ватан сугышына районнан 18 меңгә якны кеше китә. Шуларның нибары 8 меңе генә туган якка әйләнеп кайта. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Кукмара музее хезмәткәрләре Өлгедә яшәүче сугыш ветераннары Хатирә апа һәм Мөбарәкҗан абый Салиховларның хәлләрен белде. Ветераннарның гаилә архивында 1945 елның 9 маенда төшкән фоторәсем саклана. Фотодагы берсеннән-берсе...

Бөек Ватан сугышына районнан 18 меңгә якны кеше китә. Шуларның нибары 8 меңе генә туган якка әйләнеп кайта. Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә Кукмара музее хезмәткәрләре Өлгедә яшәүче сугыш ветераннары Хатирә апа һәм Мөбарәкҗан абый Салиховларның хәлләрен белде.

Ветераннарның гаилә архивында 1945 елның 9 маенда төшкән фоторәсем саклана. Фотодагы берсеннән-берсе матур әлеге кызлар Ленинград шәһәрендә Киров исемендәге заводны фашист самолетларыннан саклаганнар. Беренче рәттә Хатирә апа утыра, аның янәшәсендә авылдашы Сәрбиҗамал Габдрахманова (Каримуллина), икенче рәттә Сания һәм Пелагея.

Быел Җиңүнең 72нче язын каршы алсак та, сугыш китергән газаплар, йөрәк яралары ветераннарның күңелендә гомергә саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев