Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара кызы Илфирә 200 метрга комплекслы йөзүдә Россиянең спорт остасына кандидат нормативын үтәде (фото)

Илфирәне беренче тапкыр Кукмарадагы бассейнда моннан берничә ел элек күргән идем: буе әле бер метрга да җитмәгән кыз бала, туктап та тормыйча, колачлап йөзә, чума, кыскасы, суда үзен балыктай хис итә. Сокланып, кызыгып карап тордым үзенә. Һәм менә янә каршымда инде буй җиткергән нәфис кыз басып тора. Сөенече дә зур...

Балалар бакчасында йөргәндә үк спортка омтылышын сизеп алган әти-әнисе алты яшендә Илфирәне "Зилант" спорт мәктәбенең йөзү түгәрәгенә бирәләр. Әмма беренче мәлләрдә кызның алай ук исе китми, бассейнга теләр-теләмәс кенә йөри. Ә инде бер елдан спорт Илфирәне үз эченә шуның кадәр бөтереп ала ки: кыз түгәрәккә башкалар шикелле атнага өч тапкыр түгел, ә көн саен килә башлый. 1 сыйныфта укыганда ук зона ярышында үзеннән өч яшькә олырак кызлар арасында призлы урын яулый. Беренче җиңүе аңа җаваплырак шөгыльләнергә ныклы этәргеч бирә, йөзү техникасын көннән-көн камилләштереп, үр арты үр яулый ул. Район, зона, республика ярышларында алган бик күп алтын, көмеш медальләре, грамоталары шуны раслый. Бу уңышлар, әлбәттә, көндәлек күнегүләр, әти-әнисенең терәге, киңәшләре, беренче тренеры Эдуард Хөсәенов, бүгенгесе Альберт Закировларның зур хезмәт нәтиҗәсе.

Илфирәнең нык холыклы, ихтыяр көченә ия булуы күренеп тора. Бу турыда ул үзе дә болай ди:

-Старт алдыннан дулкынлану да, борчылу хисе дә кичермим. Бары тик күрсәткечем түбән булмасын, аны тагын да яхшыртыйм, дип тырашам.

Илфирә ярышлар вакытында иң авыры дип комплекслы йөзүне (аңа баттерфляй, брасс, аркада һәм ирекле йөзү керә) саный. Шуңа күрә әлеге төр буенча спорт остасына кандидат нормативын үтәү (200 метрны 2 минут 30 секундта үткән) - аның өчен зур мәртәбә. Ә инде спорт остасы исемен алу өчен кызга тагын да тырышырга - бу күрсәткечне 6-7 секундка киметергә кирәк.

"Зилант" спорт мәктәбендә бассейн ябык вакытта да Илфирә үз өстендә даими эшли. Көн саен Сабадагы бассейнга йөрү, өйдә күнегүләр ясау, иртә-кич яртышар сәгать саф һавада йөгерү - аның өчен гадәти хәл.

Йөзү белән җитди шөгыльләнү Илфирәгә спортның башка төрләрендә дә җиңү китерә. Үзе белем ала торган 4 урта мәктәп данын яклап, җиңел атлетика ярышларында, "Милләтләр кроссында" катнаша, һәрдаим диярлек беренчелекне яулый. Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы нормативларын уңышлы тапшырып, Россия спорт министрлыгының алтын значогы белән бүләкләнгән. Спортта актив булу белән беррәттән, Илфирә мәктәптә дә яхшы билгеләргә генә укый, музыка мәктәбендә фортепьяно классын тәмамлаган. Ничек барысына да өлгерә диген! Кайда гына чыгыш ясаса да, ул һәрвакыт уңай нәтиҗә генә күрсәтергә омтыла, тагын да зуррак ярышларда катнашу хыялы белән яши.

Кыскасы, Илфирә сайлаган юлдан читкә тайпылмыйча, яңа күрсәткечләр яулау өчен җиң сызганып үз өстендә эшли, бүгенге көндә Пенза шәһәрендә үтәчәк Идел буе федераль округы ярышларына һәм Россия беренчелегенә әзерләнә. Аңа яңа уңышлар телибез!

Лилия НУРГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев