Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара киез итек-киез комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин вафат

Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде. (Казан, 3 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген иртә белән Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат булды. Әлеге мәгълүматны Кукмара район совет аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова раслады. Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу вакыты әле төгәл хәл ителмәгән. "Ялга киткән улларын көтәбез. Алар...

Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде.

(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген иртә белән Кукмара итек фабрикасы директоры Шамил Әхмәтшин вафат булды. Әлеге мәгълүматны Кукмара район совет аппараты җитәкчесе Резеда Гаянова раслады.

Шамил Әхмәтшинга 63 яшь иде.

Мәрхүм белән хушлашу вакыты әле төгәл хәл ителмәгән. "Ялга киткән улларын көтәбез. Алар юлда - берсе бүген төнлә самолет белән төшә, берсе машина белән кайта, - диде Резеда Нурисламовна. - Алар бүген кайтып җитсә, иртәгә җирләргә мөмкин, өлгермәсәләр - берсекөнгә кала. Мәскәү, Петербургтагы дуслары-хезмәттәшләренә дә хәбәр ителде. Кичкә билгеле булачак".

Мәгълүмат өчен. Кукмара киез итек фабрикасына 1879 елда нигез салына. Хәзерге вакытта ул киез итек җитештерү буенча илдәге иң зур предприятиеләрнең берсе санала. Әхмәтшин Шамил Михәйдәр улы 1954 елның 18 апрелендә Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында туган. Казан авиация институтында электрон прибор төзүче белгечлеге алган. 1988 елда Кукмара киез итек комбинатына җитәкче итеп билгеләнә.Ике улы һәм кызы бар. Кызы Ләлә Шәрипова директор урынбасары булып эшли.

Фото: http://www.kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев