Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара аграр көллияте студентларын күмәк хуҗалыкларда көтәләр

Көннәр язга авышуга Кукмара аграр көллиятендә белем алучылар күмәк хуҗалыкларга, оешма-предприятиеләргә практикага таралалар. Чыгарылыш курсының тракторчы-машинист белгечлеге буенча белем алучы 49 студент 15 апрельдән Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" күмәк хуҗалыкларында, "Дружба", "Бөр", "Әсәнбаш", "Тукай" агрофирмаларында язгы кыр эшләрендә катнашачак. Майның 25енә кадәр булган практикадан соң аларны чыгарылыш имтиханнары көтә. Ә...

Көннәр язга авышуга Кукмара аграр көллиятендә белем алучылар күмәк хуҗалыкларга, оешма-предприятиеләргә практикага таралалар. Чыгарылыш курсының тракторчы-машинист белгечлеге буенча белем алучы 49 студент 15 апрельдән Вахитов исемендәге, "Урал", "Восток" күмәк хуҗалыкларында, "Дружба", "Бөр", "Әсәнбаш", "Тукай" агрофирмаларында язгы кыр эшләрендә катнашачак. Майның 25енә кадәр булган практикадан соң аларны чыгарылыш имтиханнары көтә. Ә автомеханик белгечлеге буенча 3 курста белем алучы укучыларның ике төркеме (43 кеше) инде практикаларын башлап җибәрделәр. Районыбыз егетләре бу көннәрдә "Урал", "Рассвет" хуҗалыкларында, "Әсанбаш" агрофирмасында, "Автохан", "Автодвор" автомастерскойларында практика үтә. Пешекчеләр хәзерләүче төркемдә укучыларның 8 апрельдән, тегүчеләр, ташчыларның апрель ахырларында практикага китүләре планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk