Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр концерт куйды
Күптән түгел авыл мәдәният йортында Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр көче белән әзерләнгән "Күңелле ял итик" дигән кичә үтте. Бакчабызга ике авылдан 30бала йори.Алар барысы да бу концертта актив катнаштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр. Залда тамашачылар күп иде. Катнашучы балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре, апа-абыйлары һәм туганнары да килгән. Алар оныкларының, балаларының сәләтләрен тамаша...
Күптән түгел авыл мәдәният йортында Күкшел балалар бакчасына йөрүчеләр көче белән әзерләнгән "Күңелле ял итик" дигән кичә үтте. Бакчабызга ике авылдан 30бала йори.Алар барысы да бу концертта актив катнаштылар, үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
Залда тамашачылар күп иде. Катнашучы балаларның әби-бабайлары, әти-әниләре, апа-абыйлары һәм туганнары да килгән. Алар оныкларының, балаларының сәләтләрен тамаша кылып, "шау" итеп кул чабып, концерттан бик канәгать калдылар.
Ике сәгатькә сузылган кичә сизелми дә үтеп китте.
Тәрбиячеләр: Сәфиуллина Илзия Нугали кызы, Сәлимгәрәева Гөлүзә Шамил кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев