Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаннан Кытайга баручы беренче тизйөрешле поездда Кукмара савыт-сабасын җибәргәннәр

Казаннан Кытайга тизйөрешле контейнерлы поезд йөри башлаган.

(Казан, 30 гыйнвар, "Татар-информ"). Казаннан Кытайга беренче тизйөрешле контейнерлы поезд җибәрелгән. Бу поездда Кытайга Кукмарада җитештерелгән алюминий савыт-саба озатылган. Бу хакта Татарстан икътисад министрлыгы хәбәр итә.

Товар җибәрү өчен махсус маршрут һәм төяү схемасы эшләнгән. Җитештерүче савыт-сабаны складтан автотранспорт белән Лагерная станциясенә алып килгән һәм тимер юлда контейнерга күчереп төялгән.

"Контейнерлы состав Монголия территориясе аша узып, Замын-Уудта Кытай-Монгол чиген кисеп үтә. Чэнсян станциясенә (Чэнду шәһәре) килеп җиткәч, йөк автотранспорт ярдәмендә Шэньчжэнь шәһәренә товарны алучы складына кадәр илтеп җиткерелә", - диелгән министрлык хәбәрендә.

Россия - Кытай - Россия юнәлеше буенча буенча йөк ташуга ихтыяҗ булу сәбәпле, Казан - Чэнду тизйөрешле контейнеры сервисы эшчәнлеге даими рәвештә булуы планлаштырыла, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев