Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда “Кукмара“ якташлык җәмгыятенең очрашуы үткәрелде

Узган шимбәдә мәркәзебез Казанның яшьләр үзәгендә "Кукмара" якташлык җәмгыятенең чираттагы очрашуы үткәрелде.

Аңа районыбызның горурлыгы булган күпсанлы кунаклар чакырылган иде. Араларында кемнәр генә юк - язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, җырчылар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, белгечләр, үз хезмәтендә танылу алган төрле профессия кешеләре дисеңме? Алар ил буйлап кына түгел, дөньяның төрле кыйтгаларына таралганнар. Әмма кайда гына гомер итсәләр дә, туган як барыбер үзенә тарта. Чөнки беләләр: биредә аларны сагынып көтәләр, яраталар, монда аларның туган нигезләре, каберстаннарда әби-бабайларының, әти-әниләренең, якыннарының соңгы йортлары.

Очрашу яшьләр үзәге фойесында әзерләнгән күргәзмә белән танышудан башланды. Кукмараның визит карточкасы булып саналган киез итек-киез комбинаты, тегү фабрикасы, металл савыт-сабалар заводында җитештерелгән товарлар белән беррәттән, умартачылык, камыр ризыклары да тәкъдим ителгән иде. Сандык тулы ашлык, каклаган казлар, ысланган казылыклар - тормышыбызның мул, ризыклы булуына ишарә. Районыбызның көненә 200 тонна сөт җитештерүгә ирешеп, алга таба 300 тонна савуны бурыч итеп куюы да күргәзмәдә чагылыш тапкан: арбага тышына 200 һәм 300 тонна дигән язулар ябыштырылган бидоннар урнаштырылган.

Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.

Фоторепортаж монда карый аласыз http://kukmor-rt.ru/ru/the-news/item/37664, http://kukmor-rt.ru/ru/the-news/item/37665

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев