Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан университеты белән Зур Сәрдек гимназиясе арасында килешү төзелде

Килешү ике уку йорты арасындагы хезмәттәшлекне ныгытачак.

(Кукмара, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясендә "Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Кукмара һәм Саба районы укытучылары, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре катнашты.

Конференция мәктәп тормышы белән танышу, күргәзмә-музейлар карау белән башланып китте. Пленар утырышка керешкәнче, Зур Сәрдек гимназиясе белән КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе арасында ике яклы килешү имзаланды. Ул алга таба хезмәттәшлекне дәвам итәргә хокук бирә.

"Галимнәрнең безнең уку йортына беренче генә килүе түгел. Нәкъ шушындый чара 2014 елда да узган иде. Дүрт елдан кабат бу традицияне яңартырга булдык, - диде гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Зыятдинова "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Безне тәмамлаган укучыларның байтагы әлеге югары мәктәпне сайлый. Хезмәттәшлегебез алга таба да ныгысын, мәктәп базасында шундый фәнни-гамәли конференцияләр узсын дигән максат белән бүген ике яклы килешү төзелде. Документлашкан килешү нигезендә, КФУ галимнәре безнең укучыларны олимпиадаларга, конференцияләргә әзерләгәндә ярдәм итеп, профессиональ-ориентлашу юнәлешендә булышачак. Ә дуслык күпере ныклы булгач, безнең укучыларыбыз да киләчәктә шушы уку йортын сайлар дигән теләктә калабыз".

Исегезгә төшерик, Зур Сәрдек гимназиясендә 368 укучы белем ала, 61 мөгаллим эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев