Кара-Елгадан Әхмәтшиннар гаиләсенә Рәхмәт хаты килгән (фото)
Хәбәрләр

Кара-Елгадан Әхмәтшиннар гаиләсенә Рәхмәт хаты килгән (фото)

Кара-Елгада яшәүче Гөлсинә һәм Марсель Әхмәтшиннарның уллары Рәсүл Новгород өлкәсе Валдай шәһәренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә Әхмәтшиннарга уллары хезмәт итүче частьнең командирыннан Рәхмәт хаты килгән. -Сезнең улыгыз акыллы, тәртипле, намуслы егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти, үзенең тырышлыгы, үрнәк хезмәте белән командирлар һәм...

Кара-Елгада яшәүче Гөлсинә һәм Марсель Әхмәтшиннарның уллары Рәсүл Новгород өлкәсе Валдай шәһәренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә Әхмәтшиннарга уллары хезмәт итүче частьнең командирыннан Рәхмәт хаты килгән.

-Сезнең улыгыз акыллы, тәртипле, намуслы егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти, үзенең тырышлыгы, үрнәк хезмәте белән командирлар һәм дусларының хөрмәтен яулады. Яхшы тәрбия биргәнегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - диелгән хатта.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев