Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каенлыкта узган Төзүчеләр көне бәйрәмендә кукмаралылар милли утар тәкъдим итте

Казанның Мирный бистәсендә урнашкан Каенлыкта Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә Кукмарадан район җитәкчелеге, мәдәният үзәге, музей, балалар сәнгать мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, "Лубян урман-техника көллияте", "Кукмара кулланучылар җәмгыяте", "Кукмара киез итек-киез комбинаты" хезмәткәрләре, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә", "Баламишкин", "Сердәш" ансамбльләре катнашты. Кукмара төзүчеләре көче белән торгызылган милли утарда...

Казанның Мирный бистәсендә урнашкан Каенлыкта Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган бәйрәмдә Кукмарадан район җитәкчелеге, мәдәният үзәге, музей, балалар сәнгать мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, "Лубян урман-техника көллияте", "Кукмара кулланучылар җәмгыяте", "Кукмара киез итек-киез комбинаты" хезмәткәрләре, "Нурминкә бизәкләре", "Җәүһәр", "Чәчкә", "Баламишкин", "Сердәш" ансамбльләре катнашты. Кукмара төзүчеләре көче белән торгызылган милли утарда бик күп кунаклар булып, районыбыз тормышын чагылдыручы күргәзмәләр, музей экспонатлары, кул эшләре белән таныштылар. Көрәшчеләребез спорт ярышларында актив катнашты. Милли көрәш ярышында кукмаралы Зөлфәт Гарифуллин 90 килограмм авырлыкта беренче урын, абсолют батырга көрәштә икенче урынны алды. Районыбызның төзү оешмалары җитәкчеләре һәм алдынгы төзүчеләре Айрат Аксанов, Вадим Әхәтов, Нурфат Мөбәрәкшин, Альфир Сабиров, Илфат Сабиров, Марат Садретдинов, Райнур Нәбиуллин Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk