Хәбәрләр

Иртәгә Татарстанда 30 градус салкын булуы көтелә

Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак.

13 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә температура -21...-26 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көнчыгыш районнарда һәм республиканың түбәнлектә урнашкан урыннарында 31 градуска кадәр суытачак, диелгән идарә тармагы хәбәрендә.

Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -13..-18, көнчыгыш районнарда -22 градус булачак.

Юлларда бозлавык саклана.

Татар-информ


Нет комментариев