Хәбәрләр

Иртәгә синоптиклар томан һәм бозлавык булачагын кисәтә

Иртәгә, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнге сәгатьләрдә термометр 2-7 градусов салкынны күрсәтәчәк, аязганда...

Иртәгә, 24 октябрьдә, синоптиклар фаразы буенча, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, төнлә явым-төшемнәр булмый, республиканың кайбер районнарында томан төшәчәк. Көндез республиканың көнчыгыш өлешендә бераз кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын.

Төнге сәгатьләрдә термометр 2-7 градусов салкынны күрсәтәчәк, аязганда 9 градуска кадәр салкынайтачак. Көндез һава температурасы 5 градуска кадәр җылыначак. Төнлә һәм иртән юлларның кайбер урыннарында бозлавык булуы көтелә.

http://tatar-inform.tatar

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев