Инвалидларны эшкә алган өчен квота бирелгән эш бирүчеләр игътибарына!
Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары белән район предприятиеләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота бирелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.05.2007 елгы 170 санлы карары һәм Татарстан Республикасының 24.07.2006 елгы 60 санлы законында каралганча, эш бирүчеләр квоталар бирелгән көннән башлап бер ай эчендә инвалидларга эш урыны...
Ел саен Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карары белән район предприятиеләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота бирелә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.05.2007 елгы 170 санлы карары һәм Татарстан Республикасының 24.07.2006 елгы 60 санлы законында каралганча, эш бирүчеләр квоталар бирелгән көннән башлап бер ай эчендә инвалидларга эш урыны бирергә яки булдырырга тиеш. Инвалидлар өчен эш шартлары аларны шәхсән тернәкләндерү программасы нигезендә тудырыла.
Исегезгә төшерәбез: инвалидларны эшкә алу өчен бирелгән квота буенча эш урыннары бирү яки булдыру бурычын үтәмәгән, шулай ук квота кысаларында инвалидларны эшкә алудан баш тарткан өчен эш бирүчегә Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 5.42 маддәсе,1 өлеше нигезендә административ штраф яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев