Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Имезүче хатын-кызга кан басымыннан дару эчәргә ярыймы? (сорау-җавап)

Мин имезүче ана. Кан басымым югары. Табиб миңа даими рәвештә кан басымын төшерүче дару эчәргә кушты, әмма мин куркам. Ул сөткә үтеп керәдер бит? Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап...

Мин имезүче ана. Кан басымым югары. Табиб миңа даими рәвештә кан басымын төшерүче дару эчәргә кушты, әмма мин куркам. Ул сөткә үтеп керәдер бит?

Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева җавап бирә.

Гүзәл Сәгыйтова:

Сөт аша күчә торган да, күчми торган да препаратлар бар. Имезүче аналарның кан басымы югары булса, бизмәнгә һәрвакыт файда һәм зыян куела. Әгәр имезүче ананың кан басымы югары булып, препаратлар эчмәсә һәм инсульт булса, балага тагы да начаррак булачак. Әгәр дару эчәргә кушылган икән, аны эчәргә кирәк. Әгәр табибына ышанмаса, башка табибка барсын. Йөкле вакытта күзәтү узган кардиологка барса да була. Бала тапканчы һәр хатын-кыз кардиологта тикшеренә, хәзер проблемалары туган икән, шул ук кардиологка барсын.

Ләйсәния Әгълиева:

Кан басымы югары булганда, имезүче аналарга эчәргә ярый торган махсус даруларны курыкмыйча эчәргә була.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X