Районыбызга мәртәбәле кунак Пәйгамбәребез нәселеннән, Иордания дәүләте Амман шәһәренең Халыкара Ислам университеты профессоры Габдер-Раззак Габдер-Рахман Әсгад Әс-Сагъди киләү хакында язган идек. Чит ил вәкиле гарәпчә генә сөйләшә, ләкин тәрҗемәчесе бар. Ул Нур-Баян урамындагы "Хәйрия" мәчетендә җомга намазын үткәрде, Аш-Буҗи авылында ахшамнан соң халык белән очрашты, Үзәк мәчеттә вәгазь укыды, дип хәбәр итте Кукмара мөхтәсибәте.
Рәдиф Тимергалиев фотолары



Нет комментариев