Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Гаражларны урнаштыру өчен Кукмарада өч җирдән урын бүлеп бирелә

Һәр чәршәмбедә район административ комиссиясенең утырышлары үткәрелеп килә. Аның чираттагысы күпкатлы йортлар янындагы гараж-сарайларны сүтеп башка урынга күчерү, территорияне чистарту, төзекләндерү мәсьәләләре буенча иде. Беркетмә төзелгән кукмаралылар утырышка чакырылып, комиссия вәкилләре каршында аңлатмаларын бирделәр.

Әлеге тема газета битләрендә күптапкырлар яктыртылса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Поселокта, күпкатлы йорт тирәләрендә рөхсәтсез салынып, бүгенгәчә алынмый калган гараж-сарайлар әле дә байтак. Иске, җимерелергә җиткән бу корылмалар поселок урамнарын бер дә бизәми. Кайбер кешеләр аларны сүтмәс өчен төрле сәбәпләр табып каршы чыга. "Ничә еллар дәвамында торган бу сарайларны ник хәзер генә cүттерергә булганнар?" - дигән сорау утырышка килгән һәркемне диярлек борчый иде. Әйе, яшелчәләрне саклау, көрәк-себерке һәм башка көнкүреш кирәк-яракларын куеп тору урыны булган сарайларын бер дә сүтәселәре килми аларның. Әмма тирә-юнебезне төзекләндерүдә бу корылмалар комачау итә. Поселокның чисталыгы, матурлыгы шунда яшәүче халык өчен кирәк, җимерелергә җиткән сарайлар урынында балаларга уйнау өчен мәйданчык, ял итү урыннары булса, күпкә ямьлерәк булмасмы икән ишегаллары?!

-Без поселокның чиста, матур, уңайлы булуын телибез. Гараж-сарайларны күпкатлы йортлар яныннан алу өчен беренче майга кадәр вакыт бирелә. Әлегә кисәтү ясала, аңлату эшләре алып барыла. Таләпләрне үтәмәүчеләргә, административ җаваплылыкка тартылып, штраф түләргә туры киләчәк. Штраф бәяләре ике мең сумнан башлана. Закон һәркемгә дә бер, шуңа күрә мондый күңелсезлекләргә барып җитмәсәк иде. Безнең максат кешеләрдән акча түләтү түгел, ә йорт яны территориясен төзекләндереп, яшәү өчен уңайлы шартлар булдыру, - диде комиссия рәисе урынбасары Рузалия Галиева. - Гаражларны урнаштыру өчен поселокта өч җирдән: металл савыт-сабалар заводы янында, "Сельхозтехника" һәм кирпеч заводы территорияләреннән бушка урын бүлеп бирелә. Һәркем үзенә уңайлы, якын җирдән сайлый ала.

Әмма мәсьәләнең болай чишелеше дә кайбер кукмаралылар арасында канәгатьсезлекләр тудыра. "Мин анда кадәр барып йөри алмыйм, якын тирәгә генә куеп булмыймы соң?" - диде өлкән яшьтәге бер апа. "Сарайларны профнастил белән тышлап, матурлап куйсак та ярамыймы?" - дип кызыксынучылар да, "Көннәр җылытып, бакчага юл ачылгач, алып китеп урнаштырырбыз", - дип килешүчеләр дә булды. "Безнең йорт янында дүрт гараж калды. Әгәр без ул гаражларны алабыз икән, машиналарга ишегалдына кереп йөрергә юл ачылып, тәртипсезлек башланачак. Буш урыннарга исерекләр җыелмасмы?" - дигән фикерләре белән дә уртаклаштылар.

Комиссиягә чакырылучылар арасында шулай ук гаражларга булган документларын алып килүчеләр дә бар иде. Әмма тикшерә башлагач, хуҗаларның бу җиргә хокукы булмавы ачыклана, чөнки аларга урын вакытлыча файдалану өчен генә бирелгән булган.

Мондый корылмаларның янгын чыгу куркынычы тудыруын да онытмыйк. Аларның күбесе иске, начар хәлдә.

-Әле күптән түгел генә күрше Балтач районында күпкатлы йортлар янына урнашкан шундый сарайда янгын чыкты. Тикшерә башлагач, биредә яшәүчеләр барысы да әлеге корылмадан баш тарттылар, - диде Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәт Кәримуллин. - Әйләнә-тирәгә куркыныч тудыра, гомумән, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян сала торган мондый мисаллар, кызганычка каршы, үзебезнең поселокта да булып тора. Шуңа күрә мондый бәла-казаларга юлыкмас өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев