Фото: Район башлыгы ГТО билгеләре тапшырды
Район мәктәпләреннән тугыз укучыга район башлыгы Сергей Димитриев ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер") алтын билгеләре һәм Россия спорт министры Павел Колобков имзалаган таныклыклар тапшырылды.
ГТО нормативлары үтәү программасына 10-11 сынау керә, шуның дүртесен үтәү мәҗбүри: кыска (30, 60, 100 метр) һәм ерак (1, 1,5, 2, 3 чакрым) арага йөгерү, иелү, малайларга турникта тартылу, кызларга кулларны бөгү-турайту. Кайлган нормативларны сайларга мөмкин эшләнә: ераклкка сикерү, йөзү һәм башкалар.
Алтын билге алучылар:
Илһам Акбиров (күппрофильле лицей)
Аскар Галимьянов (Оштырма-Юмья урта мәктәбе)
Руфинә Галәвиева (4нче урта мәктәп)
Инзилә Кадыйрова (Манзарас урта мәктәбе)
Зөһрә Камалиева (Байлангар урта мәктәбе)
Илсаф Хисмәтуллин (Зур Сәрдек урта мәктәбе)
Инсаф Шакиров (бренче гимназия)
Адель Юнысов (Манзрас урта мәктәбе)
Аяз Якупов (4нче урта мәктәп)
Шулай ук ГТО алтын билгеләренә Альберт Шәнгәрәев (күппрофильле лицейның физик тәрбия укытучысы), Ильфар Сәлаховлар ("Зилант" спорт мәктәбе тренеры) ия булдылар.
Эльвира МӨБАРӘКШИНА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев