Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Фото: Китапханә яңа китаплар белән баеды

Ел дәвамында район һәм авыл китапханәләренә яңа китаплар еш кайта. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә булып тора. Аларның һәрберсен халык яратып укый, кызыксынып тора.

Меңләгән китаплар арасыннан әдәбиятны үз иткән, күп укырга яраткан райондашларыбыз игътибарына Рафаил Газизовның "Ачык тәрәзәләр", Лира Ибраһимованың "Сукырлар йорты", Марат Кәбировның "Китап" дип исемләнгән җыентыклары турында кыскача гына мәгълүмат биреп үтәсе килә.

Әдәбият өлкәсендә уңышлы эшчәнлек алып баручы Рафаил Газизовның яңа гына басылып чыккан "Ачык тәрәзәләр" дип исемләнгән китабына бәяннар, хикәяләр тупланган. Әлеге китапта табигатькә, туган якка, халыкка, фидакарь мөгаллимнәргә дан җырлана. Халыкчан тел белән язылган әсәрләрдә табигатьтән килә торган шәфкатьлелек, игелек кылуның яшәү көче бирүе турында ассызыклана.

Тагын бер өр-яңа китап - Лира Ибраһимованыкы. Бу юлы китапханәнең китапларны эшкәртү бүлегенә язучының заманча, ихлас, кешенең күңел дөньясын матурлык аша чагылдыручы "Сукырлар йорты" дигән китабы кайтты. Әлеге җыентыкта сез "Күрше хакы - Алла хакы", "Бала күңеле", "Кайту" һәм башка хикәяләре, шулай ук "Тышлык эчендәге табышмак" исемле бәяны белән таныша аласыз.

Шәһәр халкы еш кына танылган язучы Марат Кәбировның китапларын сорап мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләрен яратып укучылар өчен "Китап" дип исемләнгән романының басылып чыгуы менә дигән яңалык булды. Бу әсәрдә автор китаплар һәм китап укучылар юкка чыкканнан соңгы тормышны күзаллый. Белемнән, тәрбиядән һәм мәдәнияттән ваз кичкән кешелек, әлбәттә, коточкыч сынауларга дучар була. Роман көтелмәгән маҗаралар белән мавыктырып кына калмый, бүгенге вакыйгаларга башкачарак карарга мәҗбүр итәр.

Әлеге яңа басмалар укучысын табар, халык тарафыннан яратып укылыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев