Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чирнең тиюе тиз, китүе озак

"Саулык - зур байлык" дигән сүзләрнең дөреслегенә авырый башлагач тагын да ныграк инанасың. Җир йөзендә нинди генә чирләр, авырулар юк: аягүрә генә уздырып җибәрә торганнары да, тик күп очракта бик күп вакытны,сәламәтлекне ала торганнары да очрап тора. Шундыйларның берсе - туберкулез. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук бу чир турында сөйләп-кисәтеп...

"Саулык - зур байлык" дигән сүзләрнең дөреслегенә авырый башлагач тагын да ныграк инанасың. Җир йөзендә нинди генә чирләр, авырулар юк: аягүрә генә уздырып җибәрә торганнары да, тик күп очракта бик күп вакытны,сәламәтлекне ала торганнары да очрап тора. Шундыйларның берсе - туберкулез. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук бу чир турында сөйләп-кисәтеп киләләр. Аның нинди чир, ничек килеп чыгуы хакында, ничек сакланырга кирәклеген әйтеп-аңлатып үстерәләр. Елдан-ел яңа мәгълүматлар, яңача дәвалау ысуллары барлыкка килә. Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә белән мәдәният йорты директоры Хәбриева Вәсилә тәҗрибәле, озак еллар фельдшер булып эшләуче Мәҗитова Мөнирә Зөфәр кызын мәдәният йортына әңгәмәгә чакырдылар. Мөнирә Зөфәр кызы әңгәмә вакытында туберкулез хакында барысын да аңлатты, аның нинди чир, кайчан һәм кайда барлыкка килгәнлеге хакында, туберкулездан ничек сакланырга, халык күп йори торган җирдә үзеңне ничек тотарга, өйгә кайткач кулларны ничек, нәрсә белән юарга кирәклеге хакында сөйләде, кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирде.

Сөмбелә Камалиева

фото: http://sosnovo-school.org.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев