Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Кукмара районында балалар катнашында 3 юл фаҗигасе булды

Республикада "Игътибар - балалар" кисәтү акциясе бара. Әлеге акциянең төп максаты - балалар белән бәйле булган юл фаҗигаләрен киметү. Агымдагы елның 4 аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 126 юл фаҗигасе булган, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 128е төрле җәрәхәтләр алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 3 бәхетсезлек очрагы...

Республикада "Игътибар - балалар" кисәтү акциясе бара. Әлеге акциянең төп максаты - балалар белән бәйле булган юл фаҗигаләрен киметү.

Агымдагы елның 4 аенда Татарстанда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 126 юл фаҗигасе булган, аларда 5 баланың гомере өзелгән, 128е төрле җәрәхәтләр алган. Кукмара районында балалар белән бәйле 3 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 1 бала һәлак булды.

"Игътибар - балалар" акциясе кысаларында ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Нурсил Мортазин мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булып, әңгәмәләр уздыра, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чараларда катнаша. Шушы көннәрдә ул Чарлы урта мәктәбендә булып кайтты.

-Җәйге каникулларга таралганчы, һәр укучы юл йөрү кагыйдәләрен ныклап үзләштерергә тиеш. Әти-әниләрдән дә балаларын ныклы контрольдә тоту сорала. Велосипед, мотоцикл, скутерларга тиешле яше җиткәннәргә генә утырырга ярый - бу хакта юл хәрәкәтендә катнашкан һәркем белергә тиеш, - ди инспектор.

фото: http://mariavto.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk