Байлангарда "Балачак илендә" дигән бәйрәм булды
Хәбәрләр

Байлангарда "Балачак илендә" дигән бәйрәм булды

"Балачак илендә" дип исемләнгән бәйрәм концерты фейерверк аттыру белән тәмамланды.

Байлангар авылы мәдәният йортында Балаларны яклау көне уңаеннан "Балачак илендә" дип исемләнгән зур бәйрәм концерты булып үтте. Кичәдә балалар, шулай ук Сазтамак авылының "Былбыл" балалар бакчасыннан килгән нәниләр дә чыгыш ясады. Балалар башкаруында матур җырлар, дәртле биюләр, нәфис сүз һәркемнең күңеленә хуш килде. Шулай ук кичәдә төрле мультфильм персонажлары биюе дә һәркемнең күңелендә озак сакланыр. "Балачак илендә" дип исемләнгән бәйрәм концерты фейерверк аттыру белән тәмамланды.


Нет комментариев