Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Башваткыч”та - Кукмара агар көллияте студентлары (фото)

Кукмара аграр көллияте укучылары "ТНВ-Планета" каналыннан баручы "Башваткыч" тапшыруында катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәтеп кайттылар.

Күпчелек яшьләр юрист, хисапчы, менеджер, икътисадчы белгечлекләренә тартыла, ләкин һөнәрең буенча эш таба алмыйча дипломыңа карап өйдә утырудан ни файда? Ә менә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ беркайчан кимеми. Эретеп ябыштыручы, аш-су остасы, тракторчы, авыл хуҗалыгы белгечләренә бүгенге көндә сорау аеруча зур. Кукмара агар көллиятендә дә нәкъ менә киләчәк турында уйлаган, эшче һөнәренең мөһимлеген аңлаган яшьләр укый. Алар бүген бездә "Башваткыч" тапшыруында кунакта, дип яза https://vk.com/club71531372

Тапшыруны 15 апрельдә "ТНВ-Планета"дан 11.00 һәм 19.20 сәгатьләрдә, 16 апрельдә "ТНВ" каналында 18.00 сәгатьтә карый аласыз. "ТНВ" каналында кабатлап күрсәтү - 21 апрельдә 13.00 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев