Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балыклыда "Алачык коесы" сафка басты

Аллаһ Тәгалә һәр тереклекне судан барлыкка китергән. Һәм һәр тереклек суга мохтаҗ. Шуңа галимнәр, иң изге һәм игелекле садака - су бирү дип әйтәләр. Бер гөнаһлы кеше чүлдән барганда сусап кое эзләп таба. Шунда авырлык белән төшеп төбендә су табып сусавын бастыра. Кире менсә, эчәсе килүдән телен чыгарган эт басып...

Аллаһ Тәгалә һәр тереклекне судан барлыкка китергән. Һәм һәр тереклек суга мохтаҗ. Шуңа галимнәр, иң изге һәм игелекле садака - су бирү дип әйтәләр. Бер гөнаһлы кеше чүлдән барганда сусап кое эзләп таба. Шунда авырлык белән төшеп төбендә су табып сусавын бастыра. Кире менсә, эчәсе килүдән телен чыгарган эт басып тора. Ул янә төшеп аяк киеменә су тутыра, шуны авызына кабып менә һәм эткэ эчерә. Пәйгамбәребез әйтә: Аллаһ Тәгалә шөкер йөзеннән аның гөнаһларын кичерде ди.

Пәйгамбәребез бер хәдисендә кое казуны да саваплы эшләрнең берсе дип атый, ә инде булган коены күмүне зур гөнаһ булуын искәртә. Пәйгамбәребез әйткән сүзләрнең тирән мәгънәсен аңлап авылыбызның Түбән оч ир-атлары Алачык коесына яңа сулыш өрделәр. Гомер-гомергә урамның яме, төп су чыганагы булган Алачык коесы соңгы елларда ташландык хәлгә килгән иде. Бүген шөкер ул кабат горур бер кыяфәт белән торып басты.

Һәр эшнең башлап йөрүчесе һәм җиренә җиткерүчесе бар ич. Бәяләп бетерә алмаслык бу эшнең дә башында авылыбызның асыл ир-атларының берсе, ике баласы булган гаилә башлыгы, " Урал" крестьян хуҗалыклары берләшмәсенең терлекчелектәге алдынгы белгече Галиев Нурсиль Васыйл улы башлап йөрде. Тормышка җигелеп, һәр эштән тәм таба белүче Нурсиль тиз арада үз янына фикердәшләрен туплый. Коены торгызу бик зур чыгымнар таләп иткәнен аңлаган ир ярдәм сорап " Урал" крестьян хуҗалыклары берләшмәсе җитәкчесе Хабибрахманов Газинур Хатим улына бара. Газинур Хатим улы ике дә уйламыйча 50 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә. Кое тирәсен тагы да заманлаштыру максаты белән егетләр 10 мең сум үзләре җыешалар. Бу акчага егетләр түгәрәк таш( кольцо), тимер баганалыклар, рәшәткәлекләр, насос, түбә өчен калай алалар. Элек-электән кое казу эше белән тирә-якта дан тоткан Чуллы авылыннан бу эш белән шогыльләнүче кешеләрен дә эзләп таба Нурсиль. 69 яшьлек Гыйниятуллин Гафиятулла агай, улы Рөстәм белән әкияттәгедәй барлыкка китерде дә куйды коены. Кызу кояш астында тир түккән ир-атларны уңган киленнәр: Марсилә, Земфира, Гөлгенәләр берсеннән берсе уздырып тәмле ризыклары белән сыйлады. Ай дәвамында Түбән очның ир- атлары: Галиев Рафиль, Закиров Мәгъфүр, Юнысов Назыйм, Хуҗин Фәрит, Галиев Раниф, Абдуллин Атласлар коены " мәңгелек" итү өчен күп көч куйды.

Бүген инде кое тирәсе тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган, янәшәсенә вак таш җәелгән, чүлмәкләргә чәчәкләр утыртылган, 2013 дип тишеп ясалган кое капкачы саклык өчен йозак белән бикләп алынган( капкач тишеменнән түбән карасаң кое төбендә 2013 дип язылган кебек),су суырту өчен насос куелган һәм ул үз чиратында суны " җиз" самавыр аша өскә чыгара. Су ташкыны" Ничә еллар мин чыгалмый яттым, рәхмәт Сезгә!" дип әйтәдер сыман.

Егетләр бу эш белән генә чикләнеп калмыйча , Алачык тыкрыгында балалар мәйдәнчыгы булдыру хыялы белән яшиләр , инде комлык ясалып анда бала-чага мәш килә. Бу урында шушы ук егетләрнең кышын хоккей мәйданчыгы ясап балаларны куандыруын да әйтеп китәргә кирәктер. Бәлки әле мәйданчык өчен кирәк- яраклар алырга ярдәм итергә теләүчеләр дә табылыр...

Балыклы авылында бердәнбер кое булган " Алачык коесына" гомер биргәннәре өчен барлык авылдашлар исеменнән бу изге эштә катнашкан ир- егетләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Изге айда башкарылган изге эшне күрергә теләгән барча авылдашларны 11 август көнне 19. 00 сәг тә " Урам бәйрәменә" чакырып калабыз.

Айсылу Баһавиева,

Балыклы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кое балыклы

erid: 2VtzqxWHLUk