Балаларын тәрбияләмәгән ананың эше район судында каралачак
12 яшьлек улы һәм 14 яшьлек кызын тәрбияләмәгән өчен узган елда суд 38 яшьлек райондашыбызның ана хокукларын чикләгән булган. Шуннан соң да әлеге хатын төзәлергә теләмәгән, балигъ булмаган балаларының язмышы һәм саулыгы белән кызыксынмаган, аларны тәрбия кылмаган. Алар балалар йортында яши. Бу нисбәттән район прокуратурасы әлеге хатынны ана хокукыннан мәхрүм...
12 яшьлек улы һәм 14 яшьлек кызын тәрбияләмәгән өчен узган елда суд 38 яшьлек райондашыбызның ана хокукларын чикләгән булган. Шуннан соң да әлеге хатын төзәлергә теләмәгән, балигъ булмаган балаларының язмышы һәм саулыгы белән кызыксынмаган, аларны тәрбия кылмаган. Алар балалар йортында яши. Бу нисбәттән район прокуратурасы әлеге хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү һәм хезмәт хакының өчтән бер өлешен балалары файдасына тотып калу турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте прокурор урынбасары Айрат Рәхимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев