Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, янгын төп бинада түгел, ә хуҗалык янкормасында чыккан. Аның подвалында иске җиһазлар янган. Төтен гомуми подвал буйлап бала тудыру йортының беренче катына да күтәрелгән.
Төтен турындагы мәгълүмат коткару хезмәтенә 00:20 сәгатьтә җиткерелә. Яну мәйданы зур булмаганлыктан, гадәттән тыш хәл урынына янгын сүндерү хезмәтенең кизү торучылары гына җибәрелә. Янгын санаулы минутлар эчендә сүндерелә. Бинадагы кешеләрне эвакуацияләү кирәк булмаган, дип яза "Вечерняя Казань". Янгынның сәбәпләре тикшерелә.
Нет комментариев